Владимир Путин соңгы тапкыр Кама аръягына төгәл дүрт ел элек - 2012 елның 15 февралендә килгән иде. Ул вакытта әле Владимир Путин Премьер-министр вазифасын башкара һәм өченче срокка сайланырга әзерләнә иде.
Җәмгыять
Бүген Татарстанга Путин килә
Ил башлыгының эш сәфәре турында рәсми рәвештә хәбәр ителмәсә дә, бүген Чаллыга Владимир Путин килә.
Татарстандагы көн тәртибенә - Менделеевск районындагы «Аммоний» заводын ачу, Чаллыда «КАМАЗ» заводында хәрби-сәнәгать комиссиясе утырышында катнашырга җыенуы турында билгеле, дип яза «Интертат» электрон басмасы. Моннан тыш, Чаллының IT-паркында Президентка республикадагы бердәнбер балалар технопаркы - «Кванториум»ны да күрсәтергә ниятлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа