Әлмәт таңнары

Бүген тагын зур янгын чыкты

Хәтта кешеләрне эвакуацияләргә туры килгән.

Казанда Мәскәү базары янында Декабристлар урамы, җиде катлы 133 нче йорт янында каты кара төтен чыкты. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, әлеге бинаның янкормасы булган беркатлы бина түбәсендә чүп-чар янган. Янгын чыкканда бинада кешеләр булган һәм аларны эвакуацияләгәннәр. Төтен күренүгә тиз арада дүрт янгын сүндерү машинасы килеп утны сүндергәннәр. Зыян күрүчеләр юк, дип хәбәр ителә. Мәгълүм булганча, март башында гына Казанда "Адмирал" сәүдә үзәгендә янгын чыгу нәтиҗәсендә 17 кеше һәлак булган иде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: