Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген Рудольф Нуриев исемендәге XXVII Халыкара классик балет фестивале ачыла

Рудольф Нуриев исемендәге XXVII Халыкара классик балет фестивале М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә 2014 елның 14-28 май көннәрендә узачак.

Фестивальне премьера - Александр Полубенцев сәхнәгә куйган 2 өлештән торган «Carmina Burana, яисә Фортуна Тәгәрмәче» мистериясе ачып җибәрә.

Әлеге фестиваль барышында 10 спектакль һәм 2 гала-концерт булачак. Тамашачылар игътибарына «Дон Кихот», «Жизель», «Баядерка» һәм «Аккош күле» балетлары күрсәтеләчәк. Программага шулай ук ике авторлык спектакльләре -«Алтын Урда» балеты (сезонның премьерасы) һәм Георгий Ковтун куйган «Спартак» балеты.

Рудольф Нуриев исемендәге XXVII Халыкара классик балет фестивале Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов булышлыгы белән уза. Фестивальне гамәлгә куючылар - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса