Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген Россия Хәрби көчләренә язгы чакырылыш кампаниясе башланды

Мәгълүм булганча, илдә 154 мең кеше солдат итеге киячәк. Шуларның 4 меңнән артыгы Татарстаннан. Әлмәттән исә 250 дән артык егет чакырыла.

Хәзер булачак солдатларга повестканы китереп бирмәячәкләр. Яңа таләпләр буенча чакыру артыннан егетләр үзләре хәрби комиссариатка киләчәк. Бу хакта Әлмәттә чакырылыш комиссиясе утырышында искәрттеләр. Хәрби комиссар Ришат Сабиров сүзләренчә, бүгенге көндә Россия Кораллы көчләрендә 500 ләп әлмәтле хезмәт итә. Көзге чакырылышта 250 егет алар сафын тулыландырган иде. Язын китүчеләр дә шул чама булыр дип фаразлана. Әлмәттән өч егет альтернатив хезмәтне сайлаган.

Ришат Сабиров билгеләп үткәнчә, хезмәт яше кергән егетләр арасында җинаять җаваплылыгына тартылучылар күп булуы шомландыра. Җирлектә 294 егет хөкем ителгән. Шуларның 142 се җәза срогын тутырган. Чакырылыш комиссиясен хафага салган проблемаларның тагын берсе - хәрби хезмәттән качып йөрүчеләр артуы. 219 качакның полиция ярдәме белән 65-ен табып чакыру пунктына китергәннәр. Җидесенә карата эш тикшерү комитетына тапшырылган. 3 егеткә карата җинаять эше кузгатылган. Узган чакырылышта өч егет наркотиклар куллану сәбәпле исемлектән төшеп калган булса, быел тагын бер очрак ачыкланган Утырышта ассызыкланганча, наркотиклар татып карауны армиядән качу чарасы итүчеләр дә бар икән. Андыйларны наркодиспансерда исәптә торганда бик тиз ачыклыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250