Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген редакция кунакханәсендә – Әлмәт политехник техникумы директоры Илдар Баһманов

Газета укучыларыбызга аның белән ике сәгатькә якын барган эчкерсез, рәсми булмаган әңгәмәдән иң кызыклы өлешләрне тәкъдим итәбез.

Яхшы үсеш - яхшы туклану

- Илдар Рәисович, сүзне сез техникумга эшкә килгәннән башлыйк әле. Мәгълүм булганча, техникумның элек-электән абруе зурдан иде. Әлеге дәрәҗәне саклау, директорлык эстафетасын уку йортына нигез салган, аның белән 40 ел буе җитәкчелек иткән танылган шәхес Ләбиб Ибраһимовтан кабул итеп алу куркытмадымы?

- Мин бирегә директор булып 2007 елның гыйнварында килдем. Кайчандыр үзем дә аны тәмамлаган идем. Ул башта Казан төзелеш техникумы филиалы иде, аннан ул газ, соңрак төзелеш техникумына әйләнде, ә инде 1993 елдан нефть техникумы белән берләшкәннән соң политехникум дип йөртелә башлады. Безнең уку йортының үзенчәлекле булуы гаҗәп тә түгел, ул заманында Ягулык-энергетика һәм Нефть-газ, төзелеш министрлыкларына буйсынуындагы федераль дәрәҗәдәге иде. Техникум элеккеге Советлар Союзы өчен 27 мең белгеч әзерләп чыгарды. Аларны Ерак Көнчыгышта, Себердә, Белоруссия һәм Украинада колач җәеп каршы алдылар. Бүген аларның күпчелеге җаваплы вазифалар башкара. Әлмәтне генә карасак та, барлык транспорт идарәләренең дә җитәкчеләре - безнең чыгарылыш укучылары. Төзелеш тармагында да мондый күренешне күзәтергә була. Техникум озак еллар дәвамында кадрлар әзерләү үзәге булды, киләчәктә тә ул шулай булып калыр дип ышанабыз.

- Сез яңарыш чорында эшкә керештегез. Эшне иң элек нәрсәдән башларга туры килде?

- 90 нчы елларның безнең техникумга да тискәре йогынтысы булды. Матди-техник база какшады, бинага капиталь ремонт кирәк иде. 1977 елда сафка бастырылган техникумга бер тапкыр да ремонт ясалмаган иде. Нефтьчеләрне кадрлар белән тәэмин итүебезне искә алып, "Татнефть"кә заман таләпләренә җавап бирүче квалификацияле белгечләрне иске җиһазларда әзерләп булмавын әйтеп мөрәҗәгать итәргә булдык. Компания җитәкчелеге безнең планга теләктәшлек белдерде. Шулай итеп 2007 елдан башлап бүгенгә кадәр уку йортыбызны матди-техник яктан да, кадрлар белән тәэмин итүдә дә максатчан модернизацияләү бара. Иң зур максатыбыз - кадрлар потенциалын саклап калу һәм җиһазларны яңарту иде.

- Техникум укытучыларын безнең төбәктә генә түгел, республика, ил күләмендә дә исемләп беләләр иде. Гомер уза, кеше картаймыйа тормый. Аларга лаеклы алмашны каян эзлисез?

- Кадрлар мәсьәләсе - техникум өчен дә зур проблеманың берсе. Сүз дә юк, бу бездә генә түгел, илнең тулаем мәгариф системасында да күзәтелә. Бигрәк тә инженер- педагогик кадрларга кытлык зур. Проблеманы төрлечә хәл итәргә тырышабыз. Бу җәһәттән "Татнефть" ААҖ социаль ипотека нигезендә, служебный фатирлар биреп тә ярдәм күрсәтә. Без перспективалы яшь мөгаллимнәрне республикадан гына түгел, күрше төбәкләрдән дә чакырабыз. Геофизика, мәгълүмат технологияләре буена белгеләр белән һаман да проблема кала бирә. Бөгелмәдән һәм Октябрскидан белгеләрне өч ел дәвамында һәр көнне үз транспортыбызда барып алып, илтеп куйган чаклар да булды. Бүген Әлмәт предприятиеләре белән хезмәттәшлек итәбез.

- Хәзерге студентларның белем дәрәҗәсен ничек бәялисез?

- Төрлесе очрый. Кайсынадыр даими контроль кирәк, сәләтле яшьләр дә бар. Тырышып белеп эстәүчеләр дә күзәтелә. Алары аеруча авыл балалары. Болар - Мөслим, Азнакай, Актаныш, Чирмешән, Норлат, Яңа Чишмә районнарыннан. Гомумән алганда, техникум студентлары арасында республиканың 22 төбәгеннән тыш, Башкортстан, Самара, Пермь, Чувашия, Удмуртия якларыннан килеп укучылар да бар. Хәтта Якутиядән дә бер егет белем ала, нефтьче һөнәрен үзләштерә.

- Политехникум студентларын эшсезләр арасында күрергә мөмкинме?

- Техникумдагы белгечлекләрнең барысына да ихтыяҗ бар. Агымдагы уку елында беренче курска 13 белгечлек буенча студентлар кабул иттек. Хисапчылар әзерләү буенча төрле сүзләр әйтелә. Күпчелек аларны сәүдә, нефть тармагы өчен әзерли. Төбәктә без төзелеш тармагы өчен хисапчыларны әзерләүче бердәнбер уку йорты дисәк, бер дә ялгышмабыз. "Татинтек" үтенече буенча нефть тармагындагы технологик процессларны һәм производствоны автоматлаштыру белгечләре әзерли башладык. Бу бүлеккә конкурс бер урынга өч кеше булды. Моннан биш ел элек студентларны практика уздыру өчен предприятиеләргә беркетү катлаулы мәсьәлә иде, ә хәзер үзләре мөрәҗәгать итә. Эшче кулларга, тар белгечләргә кытлык нык сизелә. Практика узган предприятиеләрендә эшкә калучы студентларыбыз да байтак. Яхшы укучыларга без практикадан соң эшләргә мөмкинлек бирәбез.

- Сезнең ашханәне мактап туя алмыйлар...

- Студентларны тукландыруга зур акча бүленә. "Татнефть" ААҖ ятим, инвалид булган, аз тәэмин ителгән гаиләдәгеләргә һәм шуның ише 307 студентны ашатуга көненә 30 сумнан өстәмә түләү бүлеп бирә. Калганнарга без үзебезнең хисапка унар сум өстибез. Әлбәттә, монда искәрмә дә бар. Ашауга өстәмә түләү алу өчен студент барлык дәресләрне калдырырга тиеш түгел. Мин нормаль үсеш өчен нормаль туклану булырга тиеш дип саныйм. Шуңа күрә техникумга килү белән иң беренче эш итеп туклануны җайга салырга булдым. Нефтьчеләр ашханәне реконструкцияләүгә акча бүлеп бирде, яңа җиһазлар кайтты. Мин үзем дә еш кына төшке ашны үзебезнең ашханәдә ашыйм. Укучыларыбыз ач йөрмәсеннәр өчен тырышабыз. Бинаның ашханә булмаган икенче башында кафе оештырдык. Камыр ашларын беренчек катта да сатабыз.

Укытучы булырга хыялланмадым

- Ничек укытучы булып китәргә ниятләвегез турында да сөйләгез әле.

- Мин Түбән Мактаманың 1 нче мәктәбен тәмамлаганнан соң төзелеш техникумын тәмамладым. Юллама буенча Алабуга трактор заводына эшкә җибәрделәр. Мин килгәндә заводны үзгәрткәннәр иде. Шулай булса да Алабуга да калырга булдым һәм педагогия институтының техник факультетына укырга кердем. Дөресен әйтәм, беркайчан да укытучы булырмын дип уйламаган идем. Укуны тәмамлагач, Югары Мактама мәктәбендә технологиядән, сызым, физика, метматика, физкультура, ОБЖ дәресләре бирдем. Аннан соң 9 нчы мәктәпкә директор, дүрт елдан соң мәгариф идарәсе начальнигы итеп билгеләделәр. Мәгариф идарәсенә биш ел җитәкчелек иттем.

- Һөнәрегезне алыштырасы килгән мизгелләр булмадымы?

- Булгалады, әлбәттә. Бүгенге эшем миңа бик ошый. Яшьләр белән кайнап яшәү ниндидер көч, куәт, яңа идеяләр бирә.

- Хәләл җефетегез техникум белән янып-көеп яшәвегезгә ничек карый, көнләшмиме?

- Ул минем барлык башлангычларыма да теләктәшлек белдерә. Без бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Гөлназ да Түбән Мактамадан, күрше урам кызы. Өч балабыз бар. Улларыбыз татар гимназиясендә укый, ә төпчек кызыбыз балалар бакчасына йөри.

- Сезнең күп балалы гаилә икән...

- Ул безнең нәселдән килә. Әтием тугыз баланың сигезенчесе булган. Хатынымның әтисе дә күп балалы гаиләдән . Минем дә абыем һәм апам бар. юбилейлар, туйлар яки шуның ише бәйрәмнәр булганда йөзләп туган җыела. Бергә җыелу күңелгә җылылык һәм рәхәтлек кенә бирә. Безнең абый белән аерма 12, апам белән 10 яшь. Без бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәргә тырышабыз.

- Сезгә нинди төп сыйфат хас?

- Мин тәртип яратам. Әйләнә-тирәдәгеләргә янәшәмдә уңайлы булсын өчен барысын да эшләргә әзермен.

- Укытучы үзе дә күп укырга тиеш кебек. Сез моңа вакыт табасызмы һәм нинди китаплар укырга яратасыз?

- Дөресен әйтәрәк, эшем буенча күп укырга туры килә. Бүген документлар бихисап, яңа законнар кабул ителеп тора, аларның асылына төшенеп барырга кирәк. Ә болай күңел өчен күптән түгел Эдвард Радзинскийның Сталин турындагы романын укыдым. Кискен язылса да, кызыклы. Гомумән, мине үзебезнең тарих һәрвакыт кызыксындырды. Хәзерге вакытта "Американы Колум ачмаган" дигән китап укыйм. Шулай ук мавыктыргыч.

- Күптән түгел Мәгариф һәм фән министрлыгында балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү эшенә нәтиҗәләр ясалган утырыш булып узды. Безнең Әлмәт азакта булып чыкты. Бу торышны яхшырту өчен, сезнеңчә, нишләргә, нинди чаралар күрергә кирәк?

- Дөресен әйтәрәк, безнең районда татарча бик сөйләшмиләр шул. Татар мәктәпләрен генә алып карыйк. Акрын гына ябылып бетеп баралар. Хәтта татар гимназиясе дә инновация мәктәбенә әверелеп килә. Ә менә Башкортстанда башка юлдан киттеләр. Гимназияләргә зур акчалар түгеп, яңа биналар салдылар, өр-яңадан җиһазладылар. Әти-әниләр белән килешенеп төрле милләт вәкилләрен кабул иттеләр. Алар алдына шундый шарт куелды - укучылар атнасына күпмедер сәгать башкорт телен дә өйрәнергә тиеш. Нәтиҗәдә башкорт гимназияләренә эләгү өчен зур конкурс пәйдә булды. Сәбәбе бик гади - гимназияләр көчле укытучылар, заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән. Шуңа да һәркемнең баласын мондый уку йортларына бирәсе килә.

- Мәгълүматлар белән каян танышасыз: Интернет ашамы, әллә матбугат чараларыннанмы?

- Тормышыбызга компьютер шулкадәр үтеп керде ки, аның белән теләсәң дә-телмәсәң дә дуслашырга туры килә. Әмма мин буш вакытта кулда тотып укый торган китап булырга тиеш дип саныйм.

- Ял көннәрегез ничек үтә?

- Без үзебезнең йорт белән яшибез. Үз йортыңда эш-мәшәкатьләр күп була. Атна дәвамында эшкә иртән чыгып, кич кенә кайткач, ял көнендә сине байтак эш көтә. Кыш көне без гаиләбез белән чаңгыда йөрергә чыгарга вакыт табабыз. Хоккей тартмачыгы буш арада улларым белән хоккей уйныйбыз. Көннәр җылыткач, велосипедка утырабыз. Күрше урамда гына әти-әниебез яши. Аларны да онытмыйбыз. Әти-әнием минем өчен һәрвакыт үрнәк булды. Әти кырык елдан артык бораулау эшләре идарәсендә эшләде. Әни саклык банкының Мактама бүлегендә мөдир иде. Миңа хәзер 40 яшь. Әмма шулай булса да, әти-әни сүзе минем өчен закон.

-​ Сез бәхетле кешеме?

- Әлбәттә, минем өч балам, яраткан тормыш иптәшем, кызыклы һәм яраткан эшем бар.Моннан да зур бәхет булуы мөмкинме соң?!

- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!

Әзерләде Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса