Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген Президент Әлмәтнең өч авыл җирлеген автомобиль белән бүләкләде

Бүген башкалабызда муниципаль берәмлекләр арасында ел саен уздырыла торган смотр-бәйгегә йомгак ясалды. Җиңүчеләргә 100 "Шевроле Нива" автомобиле ачкычлары тапшырылды.

Алар арасында әлмәтлеләр дә бар. Әлеге бүләккә Кичү, Кәләй, Югары Мактама авыл җирлекләре лаек булды. 2011 елдан старт алган смотр-бәйге барышында муниципаль берәмлекләргә барлыгы 1018 автомобиль тапшырылган. Быел бәйгегә 201 заявка бирелгән булган. Агымдагы елда җиңүчеләрне билгеләгәндә беренче тапкыр үзсалым кысаларында бер кешегә җыелган акча күләме дә исәпкә алынган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса