Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген – Нәүрүз бәйрәме

Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча яңа көн дигәнне аңлата.

Урта Азиядәнең кайбер илләрендә борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме дә ул. Җир шарында Нәүрүзнең 1500-1700 еллык тарихы бар.
Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга - 21-22 мартка туры килә. Идел буе татарлары Нәүрүзне чәчүгә чыгар алдыннан бәйрәм иткән. Карга боткасы Нәүрүзнең бер өлеше. Нәүрүз көннәрендә йорттан-йортка кереп "нәүрүз әйтеп" йөрү гадәте булган. Бәйрәм көнне иртән-иртүк торып урамнарга балалар чыккан. Алар нәүрүз такмагын укып, йомырка, ярма җыеп йөргәннәр. Йорт хуҗалары кичтән үк йомыркаларын төрле төскә буяп куйганнар. Соңыннан балалар бергә җыелып төрле уеннар уйнап, йомырка, ботка ашаганнар. Балалар урамнарны йөреп чыккач, атларга атланып егетләр чыккан. Яшьләр бергә җыелып уеннар оештырганнар. Арадан иң чибәр, уңган кыз Нәүрүз итеп сайланган. Җыелган халык нәүрүз җырлаган, бәет әйткән.
Нәүрүз көнне кешеләр күңелендә гел игелек кенә булырга тиеш. Ул изгелек булып аның үзенә үк кайтачак. Борынгы заманда Нәүрүз көненә кешеләр бурычларын, салымнарын түләп бетерергә тырышканнар. Бурычларын түли алмаганнарга хәйрия ярдәме оештырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250