Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген мөселманнар ураза тота башлады

Рамазан аендагы фитра, зәкәт һәм фидия сәдакаларының күпме бирелергә тиешлеге төрле үлчәүләр белән Мөхәммәд пәйгамбәр тарафыннан билгеләп калдырылган. Болар бөтенесе дә мохтаҗлар өчен билгеләнгән


Бүген бөтендөнья мөселманнары Исламның бер баганасы булган уразаны тота башлады. 8 июльдә, кояш баю белән, изге Рамазан ае керде - кичен, ястү вакыты җитү белән, беренче тәравих намазлары укыла башлады. Рамазан аенда кылына торган әлеге намаз 20 рәкәгатьтән тора.

Рамазан аенда һәр көнне уразада булу, ягъни таң яктылыгы җәелгән вакыттан башлап кояш батканчы ашамый, эчми һәм якынлык кылмый тору балигъ һәм акыллы булган һәрбер мөэмин бәндәгә фарыздыр. Бу айда мөэмин-мөселманнар күп итеп яхшылык, игелек кылып калырга омтыла, күп вакытын Коръән укуга багышлый.

Күрем вакытында һәм бала тудырганнан соң аналыгыннан кан килә торган хатын-кызларга ураза тоту дөрес түгел. Алар Рамазанда тотылмый калган уразаларын Рамазан ае тәмамлангач, бу хәлләреннән арынгач, тотарлар (каза кылырлар). Йөкле һәм бала имезә торган хатыннар, ураза тотканда үзләренә һәм балаларына зарар килүдән курыксалар, ураза тотмасалар да дөрес булыр. Алган калган уразаларын Рамазаннан соң тотып бетерер.

Уразаның кыйммәте - көндезен ашау-эчүдән, якынлык кылудан гына түгел, мөселманнарның бозык гамәлләрдән, уйлардан һәм сүзләрдән тыелып торуында. Сәхәрне - иртәнге ашауны кояш чыгарга ике сәгать кала тәмамларга кирәк. Мәсәлән, 9 июльдә кояш 04.11дә чыга, сәхәрне 02.11 дә ашап бетерергә кирәк. Авыз ачу (ифтар) кояш бату - ахшам намазы белән башлана. 9 июльдә ифтар - 21.25 тә. Сәгать ярымнан соң исә кичке намазлар - ястү белән тәравих вакыты керә. 9 июль өчен бу вакыт - 22.55.

Дин әһелләре аңлатып үткәнчә, сәхәр вакытында артык күп ашарга кирәкми, бу сәламәтлек өчен дә, җан-күңел өчен дә зарарлы. Ифтарда исә җиңелчә генә итеп - хөрмә, йөзем җимешләре һәм су тамчысы, әйрән һәм катык белән авыз ачу ашказаны өчен файдалы санала.

Рамазанның ахыргы көне 7августка туры килә. Ураза тәмамлану белән, мөселманнар 8 август көнне бәйрәм итә. Аны халык Ураза гаете дип атап йөртә. Гает көнне иртән хәллерәк, акчалырак кешеләр фәкыйрьләргә һәм мохтажларга, ятимнәргә фитр сәдакасын өләшә. Фитра сәдакасының мәгънәсе - Мөхәммәд пәйгамбәр хәдисләре буенча аңлашылганча, ураза тотучының уразасы кимчелекләрдән пакьләнеп, Аллаһ каршысында тулысынча кабул ителүен өмет итеп бирелә торган садакадыр. Гаилә башлыгы хатыны һәм балалары өчен дип садака бирә. Рамазан башланыр алдыннан гына бер бала туса, аның өчен дә фитра сәдакасы бирү тиешле. Әгәр балалары үзләре эшләп акча таба яки аерым, гаилә булып яши икән, алар фитра сәдакасын үзләре түли. Быел фитра садакасының күләме 50-300 сум дип билгеләнде.

Фитра сәдакасын Ураза бәйрәменә ике-өч көн калды дигәндә бирү яхшырак санала. Шулай итеп, кешеләр арасында социаль тигезлек урнаштырыла. "Без шатланган кебек, алар да сөенсен", - ди дин әһелләре. Фитра сәдакасының күләмен, дин әһелләре үзләреннән чыгып түгел, шул елдагы хөрмә һзм арпаның уртача хакларын санап, үз җирлекләренә карата билгели.

Ә инде төзәлмәслек булып авырып, ураза тота алмаучыларга көн саен бер фәкыйрьне ашатырга тәкъдим ителә. Сәдаканың фидия дип атала торган төре нәкъ шушы категорияләр өчен каралган. Быел аның күләме 150 сум күләмендә билгеләнгән.

Голәмәләр Советы тарафыннан зәкәт түләр өчен, быел нисаб (зәкәт түли башлар өчен минималь сумма) күләме 120 мең сум дип билгеләнгән. Минималь сумманы (нисабны) акчалата бәяләү алтынның дөньядагы хакына бәйле. Ул микъдар 84 грамм алтын хакына бәрабәр. Ягъни 84 грамм алтын бәясе чыгарылып, нисабның суммасы ачыклана.

Әгәр кешенең бер ел кулланылмый бар алтыны, көмеше, кыйммәтле кәгазьләре, әйләнештәге товарларыны күләме 120 мең сумнан артып китә икән, зәкәт итеп бу мөлкәт суммасының кырыктан бер өлешен, ягъни 2,5 процент түләргә кирәк. Әгәр мондый акчалар юк икән, түләү таләп ителми. Өйдә җыелган акчалар, кассада сакланганы 120 мең сумга җитмәсә, пенсиядән зәкәт түләргә кирәк түгел, ди дин әһелләре.

Еш кына матбугатта төрле җәмәгатьчелек вәкилләре тарафыннан Рамазан аенда бирелә торган сәдака күләменә карата дәгъвалар ишетергә туры килә. Аларга җавап итеп, шуны әйтәсе килә: фитра, зәкәт һәм фидия сәдакаларының күпме бирелергә тиешлеге төрле үлчәүләр белән Мөхәммәд пәйгамбәр тарафыннан билгеләп калдырылган. Болар бөтенесе дә мохтаҗлар өчен билгеләнгән.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250