Бүген һәм иртәгә кабат имтиханнар
Бүген Татарстанның чыгарылыш укучылары рус теле буенча БДИны кабаттан тапшыра.
Иртәгә математика буенча шундый форсат тудырыла. Имтиханнарга мәҗбүри фәннәрнең берсеннән минималь баллдан да түбәнрәкне алучылар кертелә. Искә төшерәбез, рус теленнән иң түбән бусаганы 42 укучы үтә алмаган. Математикадан исә 421 укучы кирәкле балл җыя алмаган. 18 укучыга ике фәннән дә имтихан бирә алмаганлыктан, киләсе елда гына БДИда катнашырга рөхсәт ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа