Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген Әлмәттә «Тоннель» операциясе үтте. Эләгүчеләр бармы?

Операция иртәнге алтыда ук башланып китте.

ЮХИДИ хезмәткәрләре яныннан узучы бер генә машина да игътибардан читтә калдырылмады.

Операция барышында 100 гә якын юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы ачыкланды. Алар арасында шоферлык таныклыгы, ОСАГО полисы булмаучылар да, каешын эләктермәүчеләр дә, теркәү дәүләт билгесе күренми торганнары да бар. Ике шоферны аек булмаган хәлдә идарә иткәндә тоткарладылар.

«Тоннель» операциясе ай саен уздырыла. ЮХИДИ хезмәткәрләре шәһәрнең төрле урыннарына басалар. Шоферлар бу турыда алдан кисәтелми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса