Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген Әлмәттә Шигърият бәйрәме үткәрелде (+фотолар)

26 апрельдә, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә республикада Туган тел көне билгеләп үтә. Әлмәттә аны 24 апрельгә планлаштырганнар иде. Әмма көн яңгырлы булу сәбәпле, бүгенгә күчерделәр.

Һава торышы, чынлап та, әйбәт булды. Нәниләр дә, укучылар да, иҗат әһелләре дә кояш нуры астында яраткан шагыйребезгә багышлап шигырьләр сөйләделәр.

Быел мәйданда Габдулла Тукай китапларыннан күргәзмә дә оештырылган иде. Балалар аларны рәхәтләнеп карады, ә икенчеләре шагыйрь иҗатындагы геройларны рәсемгә төшерде.

Тантана "Мин яратам сине, Татарстан" җыры белән Тукай премиясенә лаек булган җырчы-композитор Роберт Андреевның әлеге җырны башкаруы белән башланды.

Бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы вазифаларын башкаручы Наҗия Хәйдәрова тәбрикләде. Шушы көннәрдә генә башкалабыздан Тукай премиясе белән бүләкләнеп кайткан чәчән шагыйрә Клара Булатова адресына да тәбрикләүләр яуды.

Күркәм гадәт буенча, Шигырь бәйрәмендә Рафаил Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк тапшырылып килә. 2014 ел өчен әлеге бүләк язучы Альберт Хәсәновка, "Әлмәт таңнары" журналисты Ләйләгөл Минаевага, җәмәгать эшлеклесе Роза Сәлмановага һәм Кичүчаттагы Риза Фәхретдин музее директоры Диләрә Гыймрановага, аккордеонистлар Гүзәл һәм Владимир Еремеевларга тапшырылды.

Әлмәттә Шигърият бәйрәме күмәкләшеп "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса