Бүген Әлмәтнең чыгарылыш укучылары рус теленнән БДИ тапшыра
Рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшыру чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мәҗбүри булып тора.
Имтихан тапшыру өчен 3 сәгать 30 минут вакыт бирелә. Бүген имтиханнарның беренче көне. Математикадан шулай ук мәҗбүри БДИ 5 июньдә узачак. Һәр имтихан тапшыру пунктында федераль җәмәгатьчелек күзәтүчесе һәм ата-аналардан вәкилләр күзәтчелек итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа