Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген Әлмәткә Кыргыз Республикасы Президентының хәләл җефете Рәисә Атамбаева килде

"Сәламәт ил" иҗтимагый фонды рәисе, Кыргыз дәүләт медицина академиясенең гигиена дисциплиналары кафедрасы доценты Рәисә Атамбаева нефтьчеләр каласына Татарстанга визиты барышында килде.

Бөгелмә аэропортында мәртәбәле кунакны район башлыгы Мәҗит Салихов, "Татнефть" вәкилләре каршы алды. Визит барышында ул "Татнефть" генераль директоры Наил Маганов белән очрашачак. "Ямашнефть" прогимназиясе һәм "ЯН" тау чаңгысы комплексы белән таныша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса