Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген – Халыкара журналистлар теләктәшлеге көне

Халыкара журналистлар теләктәшлеге көне Бухарестта 1958 елда Халыкара журналистлар оешмасы конгрессында гамәлгә куела.

Конгресс депутатлары уйлавынча, бу көнне барлык илләрнең барлык журналистлары дөньяга үзләренең тупланганлыгын, бигрәк тә үз хокукларын яклауда бердәмлекләрен күрсәтергә тиеш

Ни өчен 8 сентябрь сайланган?1943 елның 8 сентябрендә Германиядә чех журналисты, язучы-антифашист Юлиус Фучик җәзалана. Ул Прага төрмәсендә язган "Репортаж с петлей на шее" китабы белән дөньяга таныла. Аның бу китабы үзе үлгәннән соң дөньяның 70 теленә тәрҗемә ителә. 1958 елдан Юлиус Фучикның үлгән көне Халыкара журналистлар теләктәшлеге көне буларак билгеләп үтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса