Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген – Халыкара тәмәкедән баш тарту көне

Һәр ун секунд саен җир йөзендә озак вакыт тәмәке тарткан кеше үлә, 2020 елга ул өч секундка бер кеше вафат булуга кадәр җитәргә мөмкин.

Ел саен ноябрьнең өченче пәнҗешәмбесендә дөньяның күп кенә илләрендә Халыкара тәмәкедән баш тарту көне билгеләп үтелә. Ул Американың онкология җәмгыяте тарафыннан 1977 елда гамәлгә куелган.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, дөньяда 90 процент үлемнең сәбәбе тәмәке тарту аркасында үпкәдә яман шеш килеп чыгудан, 75 проценты - хроник бронхит һәм 25 проценты йөрәк өянәге аркасында.

Россиядә, ким дигәндә, һәр унынчы хатын-кыз тәмәке тарта. Россиядә яшәүче ир-атларның 50-60 процентын күп тартучылар рәтенә кертеп була.

Халыкара тәмәкедән баш тарту көненең максаты - тәмәкегә бәйлелекне киметү, халыкның барлык катлауларын һәм барлык белгечлек табибларын тәмәке тартуга каршы көрәшкә җәлеп итү.

Әлеге мәгълүмат Calend.ru материаллары буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса