Бүген – Бөтендөнья хезмәтне саклау көне
Мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмаларының хезмәтне саклау буенча вәкилләре өчен семинар оештырылды.
16 мәктәптә узган әлеге чара Бөтендөнья хезмәтне саклау көне кысаларында үтте.
Профсоюз оешмаларының 130 дан артык вәкиле хезмәтне саклауга профсоюз күзәтчелеге турында фикер алышты.
Семинарда шулай ук хезмәтне саклау буенча махсус викторина һәм проблемага багышланган методик әдәбият яңалыкларына күзәтү дә булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа