Бүген – бөтендөнья балалар көне
Гәрчә Берләшкән милләтләр оешмасы генераль ассамблеясе тарафыннан әлеге көн 1954 елда гамәлгә кертелсә дә, бу көн Россиядә күптән түгел генә билгеләнә башлаган.
Әлеге көннең максаты - игътибарны балаларның иминлеген кайгыртуга юнәлтү. Дөнья дәүләтләренә үзләре теләгән көн билгеләргә тәкъдим ителә. Шуңа күрә кайбер илләр 20 сентябрьне сайлый, күпчелеге - 129 БМО әгъзасы булган ил 20 ноябрьне калдыра.
Бу көн 1959 елда балалар хокуклары декларациясе, 1989 елда балалар хокуклары турында Конвенция кабул ителү белән дә истәлекле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа