Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген – Билгесез солдат көне

Илебездә 3 декабрьдә тәүге тапкыр Билгесез солдат көне билгеләп үтелә.

Оборона министрлыгы хәбәр итүенә караганда, бу көн яу кырларында башларын салып, билгесез калган сугышчыларны искә алу өчен бер сәбәп булып торачак. Нәкъ менә 3 декабрь көнне 1966 елда Мәскәү янында фашистларны җиңүнең 25 еллыгында Ленинград шоссесының 41 нче чакрымындагы туганнар каберлегеннән Билгесез солдат көле Александр бакчасы территориясенә китерелә. 1967 елда биредә Мәңгелек ут кабызыла һәм «Билгесез солдат кабере» дигән мемориаль комплекс ачыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса