Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген 2014 елда "ТР агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече" II республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм агрохолдингларның баш белгечләре: ветеринар, зоотехник, агроном, икътисадчы һәм хисапчыларына 100 мең сум күләмендә грант алуга дипломнар тапшырылды.

Белгечләрнең һәр төркеме 33 кешедән тора иде.

Бүләкләү тантанасы алдыннан җиңүчеләргә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп узганча, бүген Игенчеләр сараенда Татарстан агросәнәгать комплексының алтын фонды җыелган. Министр сүзләренчә, еш кына производствоның баш технологы фикере һәм бәяләмәсе ишетелми кала, ә моңардан, иң беренче чиратта, тармак зыян күрә.

"Шуңа да узган елдан башлап, Татарстан Президенты белән килештереп, без ТР агросәнәгать комплексы белгечләре хезмәтен һәм аларның тармакка керткән өлешен тиешенчә бәяләргә булдык", - дип белдерде аграр ведомство башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса