Безнең Настя иң акыллылар арасында
Казанда "Умники һәм умницы" I республика уенының финалы узды.
Анда беренче этапта иң күп балл җыйган тугыз укучы - унынчы сыйныф шәкертләре катнашты. Теоретиклар сыйфатында республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан тарих, рус теле һәм ораторлык сәнгатен яхшы белүче 22 укучы да чакырылган иде. Алар арасында Әлмәтнең 16 нчы мәктәбеннән Анастасия Некрасова да бар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа