Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклагангынамы?

"Әгәр милләтне йоклаган дисәк, дөнья көпчәгенең бу кадәр дөбердәп әйләнүенә, вә башка милләтләрнең әллә нинди каты вә йөрәк яргыч тавышлануларына уянырга кирәк иде... Безнең милләт үлмәгән дә, йокламаган да, һушы гына киткән". Заманында Габдулла Тукай каләменнән төшкән бу фикер бүген дә актуаль икән, ләбаса.

Милли хәрәкәт нәшатлысы Мөҗәһит абый Хәйдәровның "Татар тарихында һәм археологиясендә яңалыклар" дигән темага лекция укырга Әлмәткә профессор, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗинны чакыруы ничә дистә еллар һушсыз яткан милләтне уятырга омтылышы икән. Фәһемле очрашуга каладагы югары һәм махсус уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары, киң катлау җәмәгатьчелек чакырылган булгандыр. Ләкин Яшьләр үзәге залы ярым буш иде. Хәер, телне, тарихны өйрәнү өчен сәбәп (мотивация) юк дип нәтиҗә ясалган чорда тагын ни көтәргә. Ә бит галим сөйләгәннәр кызыксынуга сәбәп булырлык фактлар.
Лекциянең максатын шулай аңларга кирәктер: милләтне саклау турында уртага салып сөйләшү мөһим. Без дөньяда татар дип кабул ителгән (халыкның болгар чорын өйрәнсә дә, галим милләтне "татарга", "болгарга" бүлгәләүгә, таркатуга каршы). Ләкин үзебезне татар итеп тою өчен аның чын тарихын өйрәнү, ул тарихтагы дәверләрне ачыклау, кыюлыгын күрсәтү кирәк. Милли үзаң милләтнең тарихы биеклегенә күтәрелә алса, нинди шартларда да телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен югалтмас. Профессор татарлар тарихының риваятьләргә нигезләнгән безнең эрага кадәр III, Алтын Урдага кадәрге археологик табылдыклар белән дәлилләнгән һәм V гасырларга барып тоташкан Болгар чорлары турында, дөнья картасында борынгы бабаларыбыз болгарлар яшәгән территорияләр хакында искәртеп үтте. Юкка гына Путин: "Русны чокып карасаң, татар булуы ихтимал", димәгән икән. Ф.Хуҗин сөйләгәннәрне тыңлаган берәү: "Җәмәгатемә кайтып әйтим: безнең никах катнаш түгел икән",- дип шаяртты. Ерак себердә күренгән болгарлар эзе Италиянең Ломбардиния төбәгендә дә табылган.
Фаяз Хуҗин чыгышында "казырга кирәк" дип еш кабатлады. Чираттагысыннан соң Болгарда һәм Зөя шәһәр-утравында барган эшчәнлеккә тукталды. "Мине бигрәк тә Зөя шәһәр-утравында башланган эшләр куандыра. Мәсәлән, моңа кадәр Свияжскины урыслар төзи башлаган дип уйлыйлар иде. Безнең археологлар исә Казан ханлыгы чорына караган катламнар таптылар, бу тирәләрдә хәтта инде монголларга кадәр үк болгарлар яшәгән авыл урыннары булган. Бу ачышлар бит татар тарихына яңа төсмерләр өсти. Иң мөһиме - менә шул ачышларны дөрес, гадел тикшереп, анализлап, яңалыкларны халыкка җиткерү. "Бүгенге буын фәнни басмаларны да, фәнни-популярларын да укымый, шуңа күрә фотосурәтләр белән кыска текстлы альбомнар нәшер итүгә тотындык", - ди башкала кунагы. Аның фикеренчә, борынгы тарихта эз калдырган шәхесләрнең ( (100 ләп булыр! Ф.Х.) һәйкәлләре куелса да, отышлы булыр. Узганда күз салучылар бәлки тарихыбыз белән тирәнтенрәк кызыксыныр иде.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250