Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнең күркәм әниләр

Балаларыңның тәүфыйклы, киң күңелле булып үсүен теләсәң, кече яшьтән үк аларны мәрхәмәтле, шәфкатьле итеп тәрбияләргә кирәк дип исәпли шәһәрдәшебез, ике бала анасы Регина Леушина.

45 яшьлек Регинаның кызлары инде буй җиткән. Олысы медицина училищесын тәмамлап хирургия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли, төпчеге быел соңгы курста укый. Икесе дә әти-әниләренең шатлык-куанычлары, ярдәмчеләре.

- Вакытның узганы сизелми дә икән. Әле кайчан гына үзебез шундый идек, ә хәзер әниләребезне кабатлыйбыз, - ди ул сөенеп. - Ана булудан да иң зур шатлык, олы бәхет бар микән ул? Юктыр, мөгаен. Үз сабыең дөньяга килгәч кенә әни булуның авырлыгын тулысы белән аңлыйсың, кайчакларда "нигә шул чакта аңа болай дип әйттем икән" дип үкенеп тә куясың. Ана баласы тугач, нарасые сау-сәламәт булсын өчен барысын да корбан итәргә әзер. "Әни" сүзен ишетү генә дә күңелгә рәхәтлек бирә.

Регинаның әнисе Зилира апа Вәлиева кызларын ялгызы тәрбияли. Мохтаҗлык кичермәсеннәр дип өч җирдә эшли. Әниләренең сменасы туры килмәгәндә идән юарга, шифаханәдә передачалар ташырга кызлары бара.

- Әни безгә һәрвакыт кечкенә чагыбызда: "Әтиегез булмаса да сез ятим түгел, күңелегезне беркайчан да китек тотмагыз", дия иде. Сеңлем белән икебез дә эштән куркып, ятсынып тормадык. Әни безне эшкә, хуҗабикә булырга өйрәтте, - ди әңгәмәдәшем. - Хәзер балаларны жәллиләр, үскәч тә эшләргә өлгерерсез әле, диләр. Мин мондый караш белән килешмим. Гаиләдә һәркемнең үз вазифасы булу тәртипкә өнди. Бакчадан яисә мәктәптән кайту белән бала киемнәрен пөхтәләп элеп куярга, әйберләрен урнаштырырга өйрәнеп үсәргә тиеш.

Әтиле-әниле Леушиннар кызларына кечкенәдән үк төрле эшләрне ышанып тапшыра торган булганнар. Ә инде әниле-кызларның иң яраткан шөгыле - бергәләшеп тәмледән-тәмле ризыклар әзерләү. Шәһәр кызлары пешеренә белми, диләр. Белмәс, әнә Люба белән Юля коймак-кыстыбыйларын да пешерә, токмач та җәяләр. Әбиләре дә оныкларының уңган хуҗабикә булып үсүен кайгырта. Регина ханымның әнисе дә, кайнанасы, дәү әниләре дә аларга үрнәк. Юкәле авылында гомер кичерүче әниләренең әнисе Әдибә апа узган ел 90 яшен тутырган. Сугыш елларының авырлыгын үз җилкәсендә кичергән тыл батыры әле дә мал-туар арасында кайнаша, онык-оныкчаларының кайтуын түземсезләнеп көтә.

- Әни миңа һәркемнең тормышы үзенә бәйле, начармы ул, яхшымы - кеше аны үзе төзи, үзе сайлый дия иде. Бүген мин гаиләмне яратам, яхшы тормышта яшим, бәхетле тоям икән, димәк, киләчәгемне ирем Сергей белән бәйләп ялгышмаганмын. Хәзер бу сүзләрне кызларыма әйтәм, - ди Регина Шаһиәхмәтовна.

Калабызның 6 нчы мәктәбен тәмамлаганнан соң (кызлары да шушы мәктәптә укый) ул төзелеш техникумында белем ала. Кулына диплом алгач, Сергей Леушин белән кавыша. Гаиләдә беренче көнне үк урнашкан тынычлык, бер-береңә ышану бүген дә дәвам итә. Киләсе елда Леушиннар көмеш туйларын билгеләп үтәчәк. "Үзем дә, балалар да әтиләреннән чирек гасыр дәвамында бер авыр сүз ишетмәдек. Безнең өйдә тавыш күтәреп сөйләшү юк. Бер-беребезне күз карашыннан ук аңлыйбыз. Гомумән, мин балаларны орышырга кирәк дип санамыйм. Әйбәтләп аңлата белү, аларның сердәшенә, киңәшчесенә әйләнү, ышаныч уята алу мөһим", - ди Регина ханым.

Менә дигән ана булу өстенә фидакарь хезмәткәр дә әле ул Регина Леушина. "Татарстан почтасы"нда эшли башлаганына да 24 ел тулган. Хезмәт баскычыннан газета-журналларга яздыру бүлегендә әйдәп баручы инженерга кадәр күтәрелгән. Бүген бүлектә урак өсте - вакытлы матбугатка яздыру кампаниясе бара. План даими үтәлеп килсә дә, газета-журналларга яздыру елдан-ел авырлаша. Яшьләр кирәкле мәгълүматны Интернет аша табуларына сылтый, урта буын төрле сәбәп китерә.

- Ничек инде газета-журналларга язылмаска мөмкин? - дип гаҗәпләнә Регина Леушина да. - Балалар өчен шундый матур төсле журналлар чыга, газеталар бай эчтәлекле, бөтен мәгълүмат, яңалык бар. Компьютер, сайт, электрон китаплар һич кенә дә басма матбугатны алыштыра алмый. Газета уку - ул тәрбия дә, тел өстендә эшләү, сөйләмне шомарту. Мин үзем почтада эшләсәм дә, гаиләбез берничә төрле газета ала. Әнием дә "Әлмәт таңнары"н яратып укый. Без үзебез әнигә шундый бүләк ясыйбыз. Мин газеталардагы һәрбер язманы, фотосурәтләрне кызыксынып карыйм. Бәлки анда минем ишегалды, таныш кешеләре, балаларым йөргән балалар бакчасы яки мәктәп турында язылгандыр. Безгә барысы да кызыклы. Бөтен яңалыклар белән шуның аша танышам. Мин дә компьютерда эшли беләм. Ләкин өйгә, гаиләң янына кайткач та аның артында утыруны һич аңламыйм. Балаларың белән кайчан аралашырга соң алайса? Газета килгәч, кызларым да йөгереп килә, аны караштыра. Бу тәрбия түгелмени?! Хәтердә, әти булганда, ул безгә бер китап тоттырды һәм аны көн саен бер сәгать укырга кушты. Укый торгач, үзең дә кызыксынып китүеңне сизмисең. Без дә кызларыбызны китап кибетенә бик еш алып бара һәм күңелләренә хуш килгән китапны сайларга куша идек.

Регина Леушова белән аралашу бик кызыклы. Күп укыган - күп белер, диләр. Бу сүзләр аңа бик туры килә. Гаиләсеннән тыш өлкәннәре хакында да, хезмәттәшләре турында да җылы сүзләр белән сөйләде ул. Хәтта аларны Әниләр көне белән дә котларга онытмады.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса