Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безне ишеттеләр: Иске Әлмәт зиратын чистартканнар

Август аенда редакциягә Иске Әлмәттә яшәүче Зилә апа Мөхәмәтдинова шалтыратып, үзенең гозерен җиткергән иде. "Иске Әлмәт зиратының Герцен урамы ягында агач ботаклары, чүп өелеп ята" - дип, киң күңелле шәһәрдәшебез моңа җаны әрнүен белдерде.

Чыннан да, аның сүзләрендә хаклык бар иде: зиратлардан чыккан агач ботаклары, кипкән-корыган коймалар өме шәһәрне, зират кебек изге урынны бер дә бизәми шул. Редакция хезмәткәребез бу ямьсез күренешне фотога төшереп, бу турыда без газетаның 62 санында (26 август ) язып та чыктык. Инде менә ниһаять безне ишеткәннәр, шушы атнада зират янындагы чүпләрне чистартып киткәннәр.

- Калган эшкә кар ява дигән гыйбарә дөрес икән. Зираттагы корыган агачларны кисеп чыккач, аларны шул көнне үк алып китәргә өлгермәгәннәр иде. Аннан көннәр яңгырга китте. Эш менә шулай калды да калды. Июньнән бирле яткан чүпләрдән менә ниһаять арындык. Мондый авыр эшне башкарып чыккан кешеләргә зур рәхмәт. Хәзер зират янәшәсе ялт итеп тора. Бер чүпне калдырмаганнар. Мәрхәмәтле кешеләргә Аллаһы ярдәм бирсен, исән яшәсеннәр, - диде, Зилә апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса