Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Безнең ишегалды» программасы йорт янындагы машиналар проблемасын тикшерәчәк

Татарстан ишегалларында парковкалар проблемасы турында урбанист, «Кешеләр өчен шәһәр» популяр блогы авторы Аркадий Гершман һәм Казанның баш архитекторының урынбасары, Транспорт планлаштыру бюросы кураторы Тимур Кадыйров туры эфирда фикер алышачак.

Онлайн-фикер алышу бүген, 1 май көнне, 17 сәгатьтә Ютубта узачак.

Спикерлар совет чорында ишегаллары ничек машиналар белән тула башлаганын, хәзер йортлар янында ни өчен парковка урыннары җитмәү һәм бу проблеманы ничек хәл итеп булачагы турында сөйләячәкләр.

Экспертлар шулай ук шәһәрдә нинди үзгәрешләр шәһәр халкының уңайлылыгын һәм югары мобильлеген тәэмин итә алыр дигән сорауга да җавап бирәчәк. 

«Безнең ишегалды» программасы сайты һәм кайнар линиягә килеп ирешкән мөрәҗәгатьләр  буенча, Татарстанда яшәүчеләр өчен парковка урыннары иң борчыган мәсьәләләрнең берсе булып тора. 2020-2024 елларга планлаштырылган «Безнең ишегалды» программасының принциплары нигезендә, ишегалларында парковка урыннарының билгеле бер тәртибе булачак, әмма  яңа парковка урыннары булдыру өчен сәламәт агачлар киселмәячәк.

Президент программасы кысаларында онлайн-лекцияләр курсы бер атна элек башланып китте. Проектның беренче спикеры архитектура тарихы булды. «Безнең ишегалларының тарихы» лекциянең язмасын Ютуб каналында карарга  була.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса