Безне берләштерәләр
Республика көне алдыннан һәм «Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз!» акциясе кысаларында волонтерлар шәһәрләребез урамнарында Татарстан флагы төсләреннән торган тасма тарата башладылар.
Акциянең төп максаты - республиканың үсеше өчен җан атучы татарстанлыларны берләштерү. Ул сентябрь урталарына кадәр дәвам итәчәк. Акцияне оештыручылар волонтерларның ягымлы елмаюы һәм изге теләкләре кешеләрнең кәефен күтәрер дип өметләнәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа