Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнең басмалар киоскларда да сатыла

Редакциягә еш кына газета сорап мөрәҗәгать итәләр. Әлбәттә, һәрвакытта да аларның үтенечен канәгатьләндереп булмый - йә газета җитәрлек күләмдә калмаган булып чыга яки башка сәбәп табыла.

Икенче яртыеллыктан бу мәсьәләне хәл итү юлы табылды.

Әлмәтлеләрнең үтенечен искә алып, без "Әлмәт таңнары" һәм "Знамя труда" газеталарын "Экспресс печать" киоскларына да сатуга куя башладык. Бу газета укучыларыбызны шәһәрнең бер башыннан икенчесенә кадәр ара узып редакциягә килүдән дә коткарды. Ләкин, шулай булса да, һаман да шалтыратулар, "Миңа берничә газета кирәк иде", диючеләр күзәтелеп тора.

Шуны искәртеп узабыз, "Әлмәт таңнары" һәм "Знамя труда" газеталары сатуга куелган киосклар шәһәрнең төрле почмагында урнашкан. Менә аларның адреслары: Герцен урамы, 80 һәм 94, Гагарин урамы, 21, Совет урамы, 147 һәм 153, Гафиятуллин урамы, 20 һәм 51, Нефтьчеләр урамы, 25, Җәлил урамы, 25, Тукай проспекты, 35, Төзүчеләр проспекты, 35, Ленина урамы, 135 ("Гадел хөкем йорты" тукталышы), Тельман урамы, 63 нче йорт. Шулай ук газеталарны автовокзалда, Түбән Мактама базарында, РТСта, ЦРБ тукталышында эшләүче киосклардан да алырга була.

- Мин районда чыга торган татар газетасын "Хезмәт байрагы" чорыннан ук укый идем. Аннан ул "Әлмәт таңнары" булып мөстәкыйль чыга башлагач та яздырып алдым. "Могҗизалар кыры" микрорайоныннан фатир алгач кына газета алудан туктадым. Беренче каттагы почта әрҗәләрен бала-чага ватып бетерде, газеталар югала башлады. Үз телебездә укыйсы килә инде. Мин "Әлмәт таңнары"н яратып укыйм. Шәһәр һәм райондагы булган вакыйгалар белән шуның аша танышып барабыз. "Атна вакыйгалары" кушымтасы да бик ошый, республикадагы бөтен яңалыкны үз эченә алган. Бер атуда ике куян. Газета киоскта сатыла башлагач, аның һәр санын сатып ала башладым. Бик уңайлы, югалмый да, урламыйлар да, - диде Төзүчеләр проспектында яшәүче пенсионер Рәшидә Галиева.

Безнең сөйләшеп торганны күреп әңгәмәгә Розалия Садыйкова да килеп кушылды. "Гомумән, газета бик кирәкле әйбер. Анда басылган язмалар, халык өчен кирәкле карарлар югалмый һәм бусагалар таптарга туры килгәндә җитәкчеләрнең әйткән сүзләренә менә дигән дәлил ул", - дип өстәде.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250