Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безгә нинди эш кирәк?

Россия халкы эш урынын шактый еш алмаштыра икән. 2008-2010 елларда ил халкының өчтән икесе эш урынын үзгәртергә өлгергән. Һәр өченче россияле бер урында елдан артык эшләми.

Бу турыдагы мәгълүматларны Икътисад югары мәктәбе җиткерә. Статистика буенча, 2011 елда эшләүче халыкның 11 проценты - 7,7 миллион кеше, урнашуына бер ел да узмастан, эш урыныннан киткән. Аларның 700 меңе хезмәт урынында нибары бер ай гына тоткарланган. 15 ел яки аннан да күбрәк хезмәт стажына ия булганнар гына эш урынында озакка кала икән.

Дәүләт статистикасы Федераль хезмәте мәгълүматларына караганда, халыкның күпчелеге эштән үзе теләп китә. Ил халкының 17,6 процентының китүенә куылу яки кыскарту сәбәп булган. Хезмәт урынын еш алмаштыручыларны "очып йөрүчеләр" дип атыйлар. Оешма вәкилләре фикеренчә, мондый кешеләр оешмага өстәмә чыгымнар китерә. Чөнки яңа кадрны сайлау, укыту, аның ияләшүе чыгымнар таләп итә.

Россия халкының эш урынын еш алмаштыруы югарырак хезмәт хакы эзләүгә бәйле, ди белгечләр. "Бездә хезмәт базары бик тиз үсә. Шуңа кандидатларның сайлау мөмкинлеге зур. Халыкка бар нәрсә дә һәм хәзер үк кирәк", - ди "Kelly Services" кадрлар оешмасы менеджеры Дмитрий Косов. Аның фикеренчә, эш урынын еш алмаштыру карьера төзергә комачаулый. "Эшкә алучыда бу хәлнең сәбәпләре нидә дигән сорау туа. Бу кандидатның мөмкинлекләрен киметә. Оешмалар даими эш тәҗрибәсе, уңышлары булган кандидатларны өстенрәк күрә", - ди ул.

Эш урынын еш алмаштырсалар да, россиялеләр башка шәһәргә күчәргә ашкынып тормый икән. Бу исә бер төбәктә эшчеләр җитмәүгә, башкасында эшсезлек хөкем сөрүгә китерә.

"Ватаным Татарстан" газетасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250