Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бездә террорчылык һәм экстремизм белән бәйле вәзгыять тыныч

Эчке эшләр министры Артем Хохорин белдергәнчә, тулаем алганда, респбуликада вәзгыять контрольдә һәм тыныч дип исәпләргә мөмкин.

Полиция хезмәткәрләре туплаган материаллар нигезендә прокуратура тарафыннан экстремизм эшчәнлеге тыелу турында 50 кисәтү ясалган (40 - дини экстремизм, 7 се яшьләр экстремизмы линиясе буенча). Элегрәк кузгатылган 13 җинаять эше буенча карарлар чыгарылган. Экстремизм юнәлешендәге һәм террорчылык характерындагы җинаятьләр кылган өчен, 21 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган: 5 се- тыелган "Ат-Такфир вәл-Хиджра", 6сы - "Хизб ут-Тахрир әл-Ислами", 4 се - "Нурджулар" халыкара дини оешмасы вәкиле, 6сы - неонацизм оешмасы тарафдары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250