Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Без вакытында бирелмәгән эш хаклары күләме буенча Россиядә өченче урында барабыз

Татарстан тоткарланган хезмәт хакы күләме буенча Россиядә өченче урынга чыккан.

1 апрельгә республика оешмаларының үз хезмәткәрләренә 122,8 миллион сум бурычы бар. Агымдагы елның 1 гыйнварына республиканың әлеге күрсәткеч буенча Россиядә беренче урында торуын искә алганда, эш хакларын үзвакытында бирмәгән предприятиеләр белән кискен эш баруы күренә. Ул чакта хезмәткәрләргә бирәсе бурыч 186 миллион сумм тәшкил иткән. Бүген беренче урынны Мурманск өлкәсе алып тора. Ил күләмендә хезмәткәрләргә әҗәт 1 апрельгә 2,56 млрд. сумны тәшкил итә, дип хәбәр итә Россия дәүләт статистикасы федераль хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса