Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Без тарихта эзлебез” иншалар бәйгесе җиңүчеләрен тәбрик иттек

Бүген, 16 майда Риза Фәхреддин исемендәге 1 нче татар гимназиясендә җиңүгә ирешкән укучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Бәйге "Әлмәт таңнары" газетасы Әлмәт мөхтәсибәте һәм мәгариф идарәсе белән берлектә Ризаэддин Фәхреддиннең юбилеена багышлап оештырылды.

Авыл тарихы, төбәкнең тарихи шәхесләре турындагы язмалары белән барлыгы 35 укучы катнашты.
Бүләкләү чарасында Әлмәт мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, "Әлмәт таңнары" газетасы баш мөхәррире Гөлназ Гыйззәтуллина, мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча методисты Наҗия Ганиева укучыларга ихлас тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр.
Нәтиҗәләргә килгәндә, I урынны Мәмәттән Римма Самматова, Илүзә Забирова, 9 нчы мәктәп укучысы Миләүшә Муталлапова яулады. II урынга Яңа Нәдердән Ләйсән Рамазанова белән 1 нче гимназия укучысы Гүзәл Солтанова лаек булды. III урынны Сөләйдән Лилия Нуретдинова, 11 нче мәктәптән Эдик Сәхипов, 1 нче гимназия укучылары абыйлы-сеңелле Нурдин һәм Хәдичә Шәйхетдиновлар бүлеште.

1 нче гимзазиядән Булат Гыймаев белән"Ямашнефть" прогимназиясе укучысы Милена Усманова дипломнар белән билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса