Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Берьюлы өч кешенең кесәләрен чистарткан

Яр Чаллыда яшәүче 30 яшьлек ханым кунакка барган җиреннән өч кешенең әйберләрен урлаган.

Берсенең кәрәзле телефонын алган, икесенең акчаларын чәлдергән. Тикшерүчеләр ачыклаганча, зыян күрүчеләрнең берсе кичтән үзенең танышларын мәҗлескә чакырган булган. Аларга ияреп 47 нче комплекста яшәүче шушы ханым да килгән. Кешеләрнең йоклап киткәнен көтеп, ул аларның кесәләрен актарган һәм фатирдан чыгып киткән. Тоткарлаганнан соң гаепле ханым үз гаебен таныган, әмма әйберләрне кире кайтара алмаган: телефонны саткан, акчаларны тотып бетергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса