Берьюлы өч кеше агуланган
Шәхси йортта өч кеше - 20 яшьлек һәм ике 24 яшьлекләр сөрем газы белән агуланган.
Аларны Питрәч районының Белкино авылындагы бер йортта тапканнар. Алар чит йортка җылынырга дип кергән булганнар һәм газ казанын ачканнар, ә менә задвижкасын ачарга башларына килмәгән. Нәтиҗәдә сөрем газы бинага тула башлаган, дип хәбәр итә МЧСның матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа