Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Березка” лагеренда профильле “Тинэйджер” сменасын ябу булды

Анда 60лап малайлар-кызлар вакытларын файдалы үткәрделәр. Һәр көнне балалар иртәнге зарядкадан башлап җибәрделәр, аннары тәмле аштан соң аларны төрле конкурслар, күңел ачулар көтә иде.


Бүген, ябылу көнендә, Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе исеменнән балаларны оештыру-масса эше бүлеге җитәкчесе Лилия Рәхимова сәламләде.

Бөтен сезон дәвамында 4 отряд әйдаманнар ярдәмендә үзара төрле ярышлар алып барды, сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруга, зыянлы гадәтләрне кисәтүгә зур игътибар бирелде, социаль темаларга роликлар күрсәтелде.

Лагерьда 18 көн сизелмичә дә үтеп китте, аерылышыр вакыт җитте. Лагерь сменасын япканда концерт программасы оештырылган иде. Балалар биеделәр, гитара белән җырладылар, костюмнар белән миниатюралар күрсәттеләр. Балаларның ялын күңелле итеп үткәрү өчен смена башлыгы Марина Закирова, педагоглар Ольга Кривочкина, Светлана Мостафина, Гүзәл Гатауллина һәм Алексей Апрелев зур көч куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250