Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Беренчелек: күрсәткечләр һәм кимчелекләр

Әлмәттә күп балалы гаиләләргә җирләр бүлеп бирү мәсьәләсе аксый. 1 ноябрьгә барлыгы 1147 гаилә җир сорап гариза язган. Ай башында шәһәр службалары җитәкчеләре белән уздырылучы айлык киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов тарафыннан әлеге юнәлештәге эшчәнлек тәнкыйть сүзләренә дучар булды.

Беркем дә җирсез калмаячак, әмма кем, кайчан үзенә тиешле участокка аяк басар - монысын вакыт күрсәтер. Район башлыгы исә әлеге эшчәнлекне үз контроленә алды, димәк, көтәбез!

Һәр айлык киңәшмәдә күркәм традиция буенча чыгышлар тыңлана. Бу юлы Әлмәт муниципаль районының 9 ай өчен социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре хакында мәгълүмат җиткерелде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айдар Каюмов әйтүенчә, республика икътисадында Әлмәт әйдәп баручы урын биләп тора. Төп күрсәткечләр: сәнәгать производствосы күләме, өстәмә кыйммәт, хезмәт хакы дәрәҗәсе, тормыш шартларын яхшырту һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссияләр рейтингында нефтьчеләр башкаласы беренче урында тора (юкка гына бу урында нефтьчеләр башкаласы сүзен кулланмадым, чөнки боларның һәммәсе дә кара алтын бәрабәренә ирешелә).

Торак төзелеше буенча Әлмәт Татарстанда өченче шәһәр санала. Ел башыннан бездә 112 мең 899 квадрат метр торак сафка кертелгән. Моннан тыш, дистәдән артык социаль объектлар төзекләндерелде, юллар тәртипкә китерелде. Капиталь ремонт программасы буенча быел 30 йорт яңартылды. Монысы инде безнең калага ямь бирүче, яңа сулыш өрүче юнәлеш. Читтән килүчеләр дә бу матурлыкны билгеләми калмый. Агымдагы елда әлеге максатта 223 миллион 499 мең сум акча тотылган. Куанычлы хәбәр, өстәмә финанслар хисабына 3 торак йортта 10 лифт алыштырылачак. Киләсе елга 24 йортта капиталь ремонт ясалачак. 15 нче мәктәп бинасы, район буенча 7 ФАП та төзекләндереләчәк. Киңәшмәдә әйтүләренчә, республикада тормыш шартларын яхшырту юнәлешендәге программаларның күбесенә Әлмәт кертелгән инде. Нефтьчеләр башкаласы, мөгаен, икътисади күрсәткечләр буенча озак еллар беренчелекне бирмәс әле.

Мәҗит Салихов район бюджетын формалаштыруда кече һәм урта бизнес субъектлары өлешенең 13,2 % булуына игътибарны юнәлтте. Ел ахырына әлеге сан 15 % ка җитәргә тиеш. Эшмәкәрлекне үстерүгә ТР Президентының Дәүләт Советына юлламасындагы инновацион, сәнәгать һәм технологик мәйданнар булдыру һәм ярдәм күрсәтү буенча куелган бурычларны гамәлгә кертү этәргеч ясарга тиеш. Бу юнәлештә әлмәтлеләр карарлар кабул итте инде, депутатларның сессиясендә мондый мәйданнарга нигез салу мәсьәләсе тикшерелгән иде.

Җитәкчелектә борчу тудыручы тагын бер юнәлеш бар: кайбер объектларның фасадлары торышы канәгатьләнерлек түгел. Монысы инде нефтьчеләр башкаласы кысаларына сыймый. Безне бит әле алда зур бәйрәм көтә - шәһәрнең 60 еллык юбилеена кимчелекләр мөмкин кадәр бетерелергә тиеш.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250