Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Беренче сыйныф укучысы шәһәрне аякка бастырган

Бүген мәктәптә укуларны кинәттән өзәргә туры килгән.

Чаллының 27 нче мәктәбендә була бу хәл. Бер бала янгын хезмәтенең диспетчерлык бүлегенә мәктәптә янгын дип хәбәр итә. Янгын сүндерүчеләр, коткаручылар, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгән адреска кичекмәстән юнәлә. Мәктәп директоры боерыгы белән тревога игълан ителеп, 560 укучы һәм 89 педагог һәм башка хезмәткәрләр эвакуацияләнә. Янгын сүндерүчеләр мәктәпне тикшергәндә һәркемгә урамда бүлмәдә йөри торган киемдә басып торырга туры килә. Бүген тагын бер янгын турында ялган хәбәр керә. "Олимпийский" спорткомплексында кешеләрне эвакуацияләп тормыйлар. Полиция хезмәткәрләре шалтыртаучыны ачыклый. Ул 28 нче мәктәптә укучы беренче сыйныф баласы булып чыга. Хәзер аның әти-әнисенә махсус хезмәтләрнең монда килүенә киткән чыгымнарны капларга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса