Әлмәт таңнары

Беренче мәктәптә беренче сыйныф укучылары беренче имтихан тотты

Әлмәтнең 1 нче мәктәбендә беренче сыйныфка килгән балаларны "1 нче сыйныфка багышлау" булды.

Реклама

Әлеге чара балаларның әти-әниләр каршында да, мәктәп коллективы алдында да беренче сынавы дисәм, ялгышу булмас. Ике ай уку дәверендә төрле бакчадан килгән сабыйлар бер-берләренә һәм укытучыларына ияләшеп кенә калмыйча, тулы бер программа әзерләргә дә көч тапкан. Әйтергә кирәк, актлар залында узган чарада өч параллель сыйныф та катнашты. Алар һәрберсе үзенчәлекле иде. Чарадан соң сабыйлар яхшы укырга, итагатьле-тәртипле булырга "ант итте" һәм беренче чиректәге уңышлары өчен дипломнар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: