Беренче канал Әлмәт командасы катнашкан КВН уенын күрсәтәчәк
Әлмәт командасы КВН премьер-лигасы сәхнәсенә 17 мартта чыкты.
Чирекфинал уеннарында катнашу хокукы өчен 8 команда ярышкан иде. Мәскәүдәге "Планета-КВН" яшьләр үзәгенең сәхнәсендә шулар арасында әлмәтлеләр дә көч сынашты.
Уенның йомгаклары мәгълүм - әлмәтлеләр чирекфиналга үттеләр.
Эфир 2 августта 23.10 сәгатьтә башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа