Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бердәм экология дәресе югары уку йортларында да уза

"Бердәм экологик дәрес" республика акциясе кысаларында Икътисад, идарә һәм хокук институтының Әлмәт филиалында һәм аның көллиятендә кешелек алдында торган экологик проблемаларның асылын аңлау, мохиттә үз-үзеңне тотканда экологик культура, экологиянең сакланышы өчен гражданлык җаваплылыгы формалаштыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрелде.


Техносфера иминлеге кафедрасының өлкән укытучысы, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Ксения Легошина үткәргән ачык дәрес калдыклар белән эш итүне экологик һәм экономик яктан җайга салу проблемасын тирәнтен ачты. 2 нче курс студентлары аның җитәкчелегендә экологиянең төрле юнәлешләренә кагылышлы кызыклы докладлар әзерләделәр.

Шулай ук көллият директоры З.К.Таһирова инициативасы белән су ресурсларыннан рациональ файдалануга юнәлдерелгән "Тамчыкай" акциясе үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250