Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бердәм дәүләт имтиханыннан тест өлеше юкка чыгарга мөмкин

Бердәм дәүләт имтиханы структурасы янә үзгәрешләр кичерә.

БДИ ның хәзерге структурасы буенча "А" блогы имтихан тапшырганда беренче булып тора һәм тест биремнәреннән тора, анда тәкъдим ителгән җавапларның 4 вариантның берсен сайлап алырга кирәк.
"Бердәм дәүләт имтиханының гадел узуын тәэмин итү, укучыларның белемен һәм мәгариф программасын үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау өчен берничә принципиаль үзгәреш карала. Этаплап БДИ ның бөтен фәннәр буенча барлык вариантларыннан "А" өлешен төшереп калдырырга планлаштырабыз", - дип белдерде Россия фән һәм мәгариф министры Дмитрий Ливанов.
"Җавап тап" блогыннан баш тартудан тыш, бөтен гуманитар фәннәр буенча телдән имтихан алу һәм дәүләт имтиханын язмача форматтан тулысынча электрон форматка күчерү планлаштырыла.

- Барлык үзгәрешләр агымдагы елның августыннан да соңгы калмыйча әзерләнәчәк. Димәк, 2015 елгы чыгарылыш аларны 1 сентябрьдә үк беләчәк, - дип аңлатты министр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250