Әлмәт таңнары

Берәү үз участогында дистәдән артык кеше башы сөякләре тапкан

Ир-ат бу хакта хокук саклау органнарына бер ел чамасы узгач хәбәр иткән.

Узган елның җәендә ир-ат үз участогында бассейнга дип чокыр казыган һәм 10-15 кешенең баш сөяген тапкан. Әлеге ир-ат августта җир эшләре вакытында баш сөякләрен күмгән, әмма өчесен калдырган булган. Ир-ат табылдык турында полициягә хәбәр итәргә кирәк дип тапмаган, чөнки элек участокта зират булган. Әмма ир-ат дуслары тәкъдиме буенча язын бу хакта хокук саклау органнарына хәбәр иткән.

Реклама

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий әйтүенчә, табылдык Биектау районы Усад авылында яшәүченең участогында табыла. Табылган баш сөякләре экспертизага җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: