Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер пенсионер мошенникларга 80 меңнән артык акча күчергән

Тагын бер пенсионер мошенниклар корбаны булган.

Бу юлы Алабугада. 66 яшьлек ханымга май ае урталарында үзен "МММ" финанс пирамидасы идарәсе хезмәткәре итеп таныштырган бер ир-ат шалтырата. Ул элек кертелгән акчаларга дивидендлар түләячәкләрен җиткерә. Пенсионер, чынлап та, берничә ел элек "МММ" пирамидасына 11 мең сум акча керткән була, шуңа да телефоннан җиткерелгән хәбәргә шатлана. Ләкин бу дивидендны алу өчен "банкка акча күчергән өчен чыгымны капларга кирәк икән". Пенсионер аферистларга 15 мең сум акча күчерә. Аңа тагын счетка хезмәт күрсәтүләргә һәм тагын ниндидер чыгымнарга да түләргә кушалар. Кыскасы, берничә көн эчендә мошенникларга 80 мең сумнан артык акча җибәрелә. Ханым полициягә мошенниклар телефонын сүндереп куйгач кына мөрәҗәгать итәргә була

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса