Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер мандатлы округлар схемасы игълан ителде

Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитет утырышында депутатлар Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар үткәрү буенча Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе тәкъдим иткән бер мандатлы сайлау округлары схемасын тикшерделәр.

Мәгълүм булганча, парламентка сайлаулар 2014 елның 14 сентябренә билгеләнгән. Округлар схемасы ун елга расланачак (элек ул һәр сайлау алдыннан раслана иде). Республикада 2,9 млн сайлаучы исәпләнә. Һәр округта якынча бер үк санда сайлаучылар булачак (58 меңгә якын), дип хәбәр итә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте. Тәкъдим ителгән документ нигезендә, сентябрьдә булачак парламент сайлауларына 50 бер мандатлы округ төзеләчәк. Исегезгә төшерәбез: республика Дәүләт Советына сайлаулар катнаш система буенча үтә: 50 депутат партияләр исемлеге буенча сайланса, 50 се - бер мандатлы округлардан. Казанда 16 округ булачак, Яр Чаллыда - 7, Түбән Кама районында - 3, Әлмәт районында 2 округ. Комитет Татарстан парламентына бер мандатлы округлар схемаларын расларга тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса