Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер литр аракы бәясе - 440 сумнан ким түгел

Беренче августтан ваклап сату кибетләрендә аракының минималь рәсми бәясе арта.

Аракының ярты литры 21 сумга кыйммәтләнә. Ягъни ярты литрлы бер шешә аракы бәясе 220 сумга җитә, дигән сүз.

Хәер, бу инде беренче гыйнвардан ук шулай булырга тиеш иде. Тик дәүләт хәмер бәясен этаплап күтәрергә карар итте. 11 мартка кадәр аракының минималь рәсми бәясе 170 сум торса, 11 марттан ярты литрлы шешәдәге аракыны 199 сумнан кимрәк бәядән сатарга ярамый башлады. Менә хәзер минималь бәяне 220 сумга кадәр күтәрергә вакыт җитте. Бу, әлбәттә инде, аракы чылбыры буенча барлык бәяләрнең дә артуына китерәчәк.


ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250