Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер кыз белән егет кибеттә сатып алучыны кыйнаганнар

Кыйнап кына калмаганнар, акчасын да урлаганнар.

Бу хәл Казанның Мәскәү районындагы тәүлекара эшли торган кибетендә иртәнге сәгать 4 тә була. Зыян күрүче әйтүенчә, яшьләр аны кыйнап, 4800 сумын урлаган. Фаразларга караганда, кибеткә башта кыз белән егет керә. Аннан соң алар артыннан кибет ишеген тагын бер егет ача. Ул үзенең чиратын көтеп тормыйча сатучыга мөрәҗәгать итә. Шул арада алдан керүче яшьләр белән аның арасында бәхәс чыга. Кыз белән булганы егеткә йодрыклары белән ташлана. Шул мизгелдә кыз кассир кулыннан зыян күрүчегә әзерләнгән сдачаны ала да ишеккә юнәлә. Әлеге пар автомобильгә утырып кача. Полиция хезмәткәрләре гаеплеләрне тоталар. Алар 30 яшьлек казанлы белән аның 25 яшьлек өйдәше булып чыга. Хәзерге вакытта бу уңвйдан тикшерү бара, җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә ЭЭМның матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса