Әлмәт таңнары

Бер ир-ат таныш булмаган кешеләргә балкон аша кереп, хәмер сораган

Бер ир-ат чит фатирга балкон аша гына кермәкче булган. Кичен Казанның Меридианная урамындагы йортта яшәүчеләр алтынчы кат балконында бер яшь ир-атның асылынып торуын күреп, полициягә шалтыраталар.

Реклама

Полиция килгәнче ир-ат күрше балконга керергә өлгерә. Ул фатирда яшәүчеләрдән аракы салып бирүләрен сорый, дип хәбәр итә "Эфир-24". Полиция аны үзе белән участокка алып китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: