«Бер, ике, өч, дүрт, биш: урамга уйнарга чык!»
Балаларны яклау көне уңаеннан Әлмәт хатын-кызлар берлеге тарафыннан 19 нчы майдан 1 нче июньгә чаклы «Бер, ике, өч, дүрт, биш: урамга уйнарга чык!» дигән акция оештырылды һәм үткәрелә.
Бу акция шәһәрнең һәм районнын биш мәйданчыгында үткәрелә:
- 19 нчы һәм 29 нчы май Татарстан нефте 70 ел исемендәге 25 нче урта белем биру мәктәбе һәм АГНИ волонтерлары белән бергә;
- 29 нчы май Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ спорт мәйданчыгында волонтер һәм студентлар ягыннан оештырылды һәм үткәрелде;
- 30нчы май п.г.т. Т. Мактама, «Родничок» яшьүсмерләр үзәге;
- 30 нчы май 46 нчы «Золушка» балалар бакчасы белән Әлмәт шәхәренең ТИСБИ филиалы;
Акциянең соңгы этаплары Халыкара балалар яклау көне 1 нче июньдә 10:00 сәг. шәһәр паркында үткәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа