Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер хатын-кыз улын үтергән

Дөрес, хокук сакчыларына әле моны исбатлыйсы бар. Бүген тикшерү эшләре дәвам итә.

"Татар-информ" агентлыгы язып чыкканча, 2014 елның язында республиканың хокук саклау органнарына 1994 елгы улының хәбәрсез югалуы турында 44 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Аның сүзләренә караганда, 1999елның сентябрендә малай өеннән чыгып китә һәм башка әйләнеп кайтмый. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 1 нче өлеше (үтерү) буенча җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү гамәлләрен уздыру барышында ана кешенең җинаять кылуга катнашы ачыклана. Быел ноябрь азагында шикләнелүче гаебен тануы турындагы мәгълүматлар бирә. Ул 1995 елның июнендә наркотик исереклелеге халәтендә әле бер яше дә тулмаган улын этеп җибәрүе, нәтиҗәдә, аның батареяга бәрелеп, яшәү билгеләрен чыгармый башлавы турында әйтә. Төнлә ул баланың гәүдәсен тартмага салып, Чулман елгасында батыра.

Якынча мәгълүматлар буенча, баласы югалуы турында әлеге хатын-кыз фатир алмаштыруга ихтыяҗ тугач хәбәр итә.

Хәзерге вакытта бу хәлнең барлык нечкәлекләре өйрәнелеп, җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса