Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер эшченең күзенә кадак кадалган

15-19 декабрьдә Татарстан предприятиеләрендә бер үлем һәм ике авыр нәтиҗәле бәхетсезлек очрагы булган.

Казанның Четаев урамында торак йорт төзелешендә "Казаньстройтехника" ҖЧҖ хезмәткәре - кран кабинасында аңсыз яткан машинист табылган. Ул шифаханәдә аңына килмичә үлгән.
Алабугада "Домостроительный комбинат" ҖЧҖ предприятиесендә бер эшченең күзенә агач панельне җыйганда кадак тия һәм күзнең бер өлеше җәрәхәтләнә. Чаллының "ТЭФ "Каматранссервис" ААҖ шоферы "Актаныш хуҗалык-җитештерү предприятиесе" ААҖ территориясендә автомобиль арбасыннан җиргә егылган һәм умыртка баганасын сындырган. Әлеге очраклар буенча тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итә Мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса