Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер елдан соң үч алган

Әлмәтле үзенә бурычлы булган 30 яшьлек егеттән бер елдан соң үч алган.

Зыян күрүченең сүзләренә карганда, узган ел ук аңа танышы 1 мең сум акча бирә һәм аны спиртлы эчемлек алырга кибеткә җибәрә. Әмма ул йөкләтелгән эшне ахырына кадәр җибәрә алмый, ир-атны тиз арада хезмәт урынына чакыртып алалар. Соңрак танышының гозере аның хәтереннән җуела, акча хуҗасына кайтарылмый кала. 2 июль көнне уйламаганда бу икәү урамда очраша, танышы егетне өенә чакыра һәм акчасын таләп итеп кыйный. Зыян күрүче качарга омтылып карагач, ул аның кәрәзле телефонын тартып ала. Кайнар эзләр буенча полиция хезмәткәрләре беркайда эшләмәүче 50 яшьлек ир-атны тоткарлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса