Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер елда 15 миллион сумга баеганнар

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре зур суммада акча «эшләгән» кырыгалдарларны тоткарлаган.

Дүрт казанлы һәм Омскидан берәү кар машиналары, квадроцикллар, моторлы көймәләр, катерлар сата торган интернет-кибет ачканнар. Алдан акча түләү шарты белән кешеләрдән әлеге техника өчен акча җыя һәм кибетләрен ябып, икенче исем астында ача торган булганнар. Шулай итеп алар бер ел эчендә 15 миллион сумга баеганнар.

Элек алар челтәр маркетингы белән шөгыльләнгән кешеләр. Шуңа да корбаннарын ничек алдарга кирәклеген белгәннәр. Яшел Үзәндәге коттеджларыннан 11 телефон, 15 сим-карта, 6 ноутбук, 3 планшетлы компьютер, 9 банк картасы һәм 6 usb-модем табып алынган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса